Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы Юраш мәктәбе кызлары конференция җиңүчеләре булды

Алабуга районының Юраш мәктәбе укучылары фәнни-гамәли конференциядә катнашып, алдынгы урын яулады.

Татар филологиясе кафедрасы - Казан Федераль университетның Алабуга институтындагы иң зур кафедраларның берсе. Хәзерге вакытта бу кафедрада зур һөнәри тәҗрибә туплаган укытучылар хезмәт куя. Һәм алар тарафыннан инде берничә ел рәттән "Татар теле, әдәбияты һәм тарихы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге" дип аталган фәнни-гамәли конференция уза. Бу конференцияне үткәрү матур бер традициягә әйләнеп бара. Бу чарага Татарстан, Башкортстан,Чувашстан, Пермь крае, Оренбург, Самара өлкәләреннән һәм илебезнең башка төбәкләреннән татар теленә һәм аның бай тарихына гашыйк булган укучылар җыела. Туган телебезнең тарихын, бай мәдәниятен өйрәнү - һәрбер татар баласының бурычы.

Бу конференциядә Юраш мәктәбе укучылары да ел саен катнашып мәктәп данын яклыйлар. Быел да өч укучыбыз: Алия Сабирҗанова, Айсылу Галеева, Айгөл Гайнуллина конференциядә катнашты. Алия Сабирҗанова - беренче, Айсылу Галеева икенче урын яулады. Бу укучыларга мәктәп администрациясе үзенең зур рәхмәтен белдерә һәм алда иҗади-фәнни эшләрендә зур уңышлар тели.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев