Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында иртәнге сәгать 10га сайлаучыларның 20 проценты тавыш биргән

Бүген Алабуга районында 62 сайлау участогы иртәнге сәгать 7дән үз эшен башлап җибәрде. Шуларның 39ы - шәһәрдә һәм 23е - авылларда урнашкан.

Алынган мәгълүматлар буенча, иртәнге сәгать 10га сайлаучыларның 20 проценты тавыш биргән инде.1392нче сайлау участогы рәисе Мәрьям Насыйбуллина сүзләре буенча, алабугалылар һәр сайлауда бер төрле актив катнаша. Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина үз сайлау участогында тавыш бирде.

- Әлегә барлык участокта да булмадым, тик тавыш бирү актив бара. Һава торышы әйбәт, кешеләр дә күтәренке күңел белән килә. Халкыбыз бар җаваплылыкны тоеп, лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирер дип уйлыйм.Үзләре ышанган кеше өчен тавыш бирсеннәр иде. Район һәм республика өчен моның ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәркем аңлыйдыр дип уйлыйм.
78 яшьлек Мөдәррис абый Харисов чәчәк бәйләме тотып, сайлауларга ел саен иртән-иртүк бара.
- Бу минем өчен чып-чын бәйрәм. Мин менә янәшәдә генә торам, ишегалдында чәчәкләр бик күп, менә шуларны сайлау комиссиясендә утыручыларга бүләк итәм. Без - мөселманнар, без күп бәйрәмне билгеләп үтмибез, бездә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәреннән тыш, дөньяви бәйрәмнәр, мисалга, сайлау көне дә бар.
Медаль таккан иң яхшы костюмын кигән 88 яшьлек Александр Кузнецов та үз тавышын бирергә дип килгән.
- Тавыш биреп кайту - безнең бурычыбыз. Иң яхшысын сайларга кирәк, диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта сайлау участоклары янындагы мәйданда үзешчән артистлар катнашында концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев