Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында реконструкциядән соң "Идел" М7 автомобиль трассасы участогы ачылды

Чарада ТР Премьер-министры да катнашты.

Татарстанда Премьер-министр Илдар Халиков катнашында тантаналы рәвештә юл челтәренең ике объекты ачылды. Берсе Алабуга районында "Идел" М7 (978-1011 км) автомобиль трассасы һәм Менделеевск районындагы автомобиль юлында Алабуга - Ижау - Яңа Менделеевск химия заводы юл үткәргече.
Шулай ук тантанада РФ Транспорт министрлыгының Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Әюпов катнашты.
Юлчыларны "Идел" М7 автомобиль трассасы участогы ачылу белән котлап, Илдар Халиков аларга сыйфатлы эш һәм аны планлаштырылганнан бер ел алдан тәмамлаганнары өчен рәхмәт белдерде. "Татарстанлылар исеменнән зур рәхмәт сезгә. Бу республика өчен менә дигән бүләк. Казан һәм Яр Чаллы зонасының күп кенә шәһәрләрендә яшәүчеләр бу трассада эшләр бетүне түземсезләнеп көтә. Бу юл Татарстанның күп кенә зур предприятиеләре: "КАМАЗ", "Түбән Кама Нефтехим", "Казаноргсинтез" заводларының эшен тәэмин итә", - дип белдерде республика Хөкүмәте башлыгы. "Юл бик уңайлы һәм куркынычсызга әйләнде. Тагын 70 чакрымы кала. Ике елда юл төзүчеләр реконструкцияне тәмамлар дип уйлыйм", - дип өстәде ул.
Юлның сыйфатын "КАМАЗ-Мастер" спорт командасы узышчылары да сынап карады. "Биредә бик тигез. Бу юлны төзүләре яхшы, Казан белән Чаллы арасында транспорт элемтәсе тизләнәчәк. Полосалар киң, ерак араларга йөрүчеләр һәм зур йөк машиналары хуҗалары канәгать калыр дип уйлыйм", - дип белдерде команда әгъзасы Айрат Мәрдиев.
Юл үткәргечне реконструкцияләү 2012 елның декабрендә башланды. Бер үк вакытта гомуми озынлыгы 1239 метр булган юл үткәргеченә килү юллары да реконструкцияләнде. Шулай ук өч яңа суүткәргеч торбалар да куелган. Транспорт хәрәкәтенең тизлеге реконструкциядән соң сәгатенә 120 чакрымга җитәргә мөмкин.
Автомобильче һәм юлчыларны котлап, Илдар Халиков юл үткәргеч завод һәм предприятиеләр арасында яхшы транспорт элемтәсен тәэмин итәчәк, димәк яңа инвестицияләр җәлеп ителеп, өстәмә эш урыннары булдырылачак, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев