Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Бүгенге көндә район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Күптән көтелгән яңгырларның явуы гына бу эшләрне бераз туктатып торырга мәҗбүр итте.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район авыл хуҗалыкларындагы терлек-туарга кышлау өчен 6150 тонна печән, 47 мең тонна сенаж һәм 19 мең тонна силосның запаста булуы таләп ителә. Ә бу 21 мең 228 тонна тупас-сусыл терлек азыгы берәмлеге яки бер мал башына 30,5 центнер терлек азыгы дигән сүз.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илдус Әхмәтов әйтүенчә, бүгенге көнгә 2500 гектар күпьеллык үлән чабылган, шуның 500 гектары печәнгә, 2 мең гектары сенаж һәм яшел азыкка исәпләнгән. Авыл хезмәтчәннәре көче белән 4500 тонна сенаж салынган, 250 тонна печән әзерләнгән.

- "Яшь көч" һәм "Башак" хуҗалыклары терлек азыгын әзерләүне аеруча оешкан төстә башкара. Алар бер мал башына өчәр центнер азык берәмлеге әзерләде, - дип билгеләп үтте Илдус Әхмәтов.

Моңа кадәр булган корылык нәтиҗәсендә күпьеллык үләннәрне беренчел чабу гектарыннан нибары 80-100 центнер гына тәшкил итә. Җитәкче әйтүенчә, бозаулар өчен яфрак азык әзерләү - терлек азыгы запасын тулыландыруның өстәмә чыганагы булып тора. Аны авыл хезмәтчәннәре 455 тонна күләмендә әзерләргә тиеш. Бүгенге көнгә барлыгы 25 тонна яфрак азыгы әзерләнгән.

Мондый төр азыкның акрын әзерләнү сәбәпләренә дә тукталды Илдус Әхмәтов. Аның әйтүенчә, узган елларда бу эшкә шәһәр учреждение һәм предприятиеләре дә җәлеп ителгән һәм шулай итеп күмәк көч белән кышлык запас әзерләнгән. Быел да бу эшләрдән читтә калу ярамас, дип белдерде шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов һәм сишәмбе көнне шәһәр хакимиятендә үткән киңәшмәдә яфрак әзерләүгә чыгу графигын төзергә дигән күрсәтмә бирде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илдус Әхмәтов сүзләренә караганда, июнь ае башында район хуҗалыкларында барлыгы 11872 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 4 меңе - сыер, 3154е - сарыклар. Моннан тыш шәхси хуҗалыкларда 2035 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 820се сыер булса, 2776сы сарыклар.

Кышны исән-имин чыгу өчен таләп ителгән азык күләмен әзерләү өчен авыл хезмәтчәннәренә 17053 гектар мәйданда азык культурасын җыеп алырга кирәк. Шуларның 6488 гектарында күпьеллык үлән булса, 7954 гектарда берьеллык үлән чәчелгән, силос культуралары 2030 гектар, шул исәптән кукуруз 1620 гектар тәшкил итә.

Печән нигездә Танайка, Котловка, Алабуга һәм Нократ болыннарында чабылачак.

Район хуҗалыкларын тикшерү барышында районда булган 12 берәмлек терлек азыгы җыю комбайны (шуларның 9ы - үзйөрешле, 22 берәмлек чапкыч, 13 трактор тырмасы) һәм башка техниканың эшкә тулысынча әзер булуы ачыкланды. Әзерлек эшләре барышында хуҗалыкларда 48 сенаж траншеясы төзекләндерелгән һәм агартылган. Терлек азыгы әзерләүгә районда "Яшь көч", "Башак" һәм "Якты Үзән" хуҗалыклары барысыннан да яхшырак әзерләнгән. Алар үзара тикшерү барышында 145 мөмкин булган баллдан 137-120 балл җыеп, районда беренче өч урынны алган.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев