Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында йорт хайваннары өчен медпункт ачылачак

Модульле пункт Морт авылында төзеләчәк.

Ферма хуҗалыкларында һәм шәхси секторда терлек санын саклап калу максатыннан, республикада участок ветеринар структурасын ныгыту әһәмияте артты. Алабуга районында мондый модульле пункт гыйнвар ахырында төзелә башлар дип көтелә. Морт авыл җирлеге башлыгы Фаиз Закиров сүзләренә караганда, модульле пункт авыл уртасында урнашачак, ә анда эшләүче ветеринар 10 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Моннан тыш, быел Алабуганың ветеринар лабораториясе бинасы да яңартылачак. Төзекләндерү эшләре башланган инде. XIX гасырда төзелгән бу бина президент программасы буенча ремонтлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев