Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында йортлары янган гаиләгә ярдәм таләп ителә

26сыннан 27 ноябрьгә каршы төндә Бехтерево авылында яшәүче ике балалы яшь гаиләнең йорты һәм бар мал-мөлкәте янып көлгә әйләнә.

Билгеле булганча, ут, күрше йорттан күчкән. Бер мизгел эчендә гаилә йортсыз кала. Алай гына да түгел, гаиләнең әлеге йорт өчен түләнеп бетмәгән ссудасы да бар.

Гаилә төн уртасында, ут һәм төтен эчендә калган йортта уянып китә. Кул астына эләккән юрганга бер ае да тулмаган сабыйларын төреп, ир белән хатын урамга йөгереп чыга. Бәхеткә, 6 яшьлек өлкән уллары ул көнне әбиләрендә куна калган була.

Янган йортның ишеген ачып чыгарга тырышкан ирнең гәүдәсе уттан шактый зыян күрә. Гаиләсен урамга чыгаргач, ир янган йортка кире кереп, нинди дә булса документларын алып чыгарга тырыша.

Битараф булмаган алабугалыларга мөрәҗәгать итеп, булдыра алганча ярдәм итүләрен сорыйбыз. Гаиләгә балалар һәм өлкәннәр өчен киемнәр, балалар караваты, беренче вакытта яшәп торыр өчен акча кирәк. Барлык мәгълүматны 8-909-312-32-38 (Евгения) һәм 8-906-118-46-28 (Виктор) телефоннары буенча белергә була.

Сәрия СӘРВӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев