Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының һавасы чистамы?

Атмосфера һавасының торышын тикшереп торучы автомат станциядән алынган мәгълүматлар буенча, узган атнада ясалган гомуми анализлар саны 2877 булган.

- Күрсәткечләр буенча һаваны зарарлаучы матдәләр концентрациясенең (углеводород суммасы, метан, күкерт водороды, күкерт диоксиды, углерод оксиды) артуы ачыкланмады, - дип хәбәр итә республиканың табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Гөлнур Сабирова.

"Гигиена һәм эпидемиология үзәге" мәгълүматларына караганда, 11-18 гыйнварда мониторинг нокталарында атмосфера һавасында гигиена нормативларының артуы күзәтелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев