Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында авыл территорияләрен төзекләндерәчәкләр

Шулай итеп, Поспелово авыл җирлегендә балалар бакчасы, спорт мәйданчыгы төзеләчәк һәм мәктәп төзекләндереләчәк.

Алабуга районында «2020-2025 елларга авыл территорияләрен комплекслы үстерү» РФ дәүләт программасы һәм «Авыл территорияләрен төзекләндерү» программасын тормышка ашыру кысаларында 2021 елга Алабуга районы авыл җирлекләре төзекләндереләчәк.
Быел түбәндәге эшләр планлаштырыла:
- Лекарево авыл җирлегендә балалар уен мәйданчыгы булдыру һәм төзекләндерү;
- Олы Шүрнәк авыл җирлегендә спорт мәйданчыгы төзү;
-  Илмәт авыл җирлегенең Илмәт авылында спорт мәйданчыгы төзү.
Җирле бюджеттан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан финанслау суммасы 1,7 миллион сум тәшкил итә.
2022 елга «Авыл территорияләренең заманча йөзе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, биш җирлек программа шартларына туры китереп 2шәр проект әзерләде.
- Поспелово авыл җирлеге — 80 урынлык балалар бакчасы төзелеше, мәктәпне капиталь ремонтлау, Мальцево авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзү;
- Олы Шүрнәк авыл җирлеге — мәктәпне капиталь ремонтлау һәм элеккеге мәдәният йорты бинасын интерактив остаханәләр белән реконструкцияләү;
- Танай авыл җирлеге — Танай мәктәбенә янкорма һәм Танай авылында балалар спорт мәйданчыгы төзү;
- Яковлево авыл җирлеге — мәктәпне капиталь ремонтлау һәм спорт мәйданчыгы төзү;
- Бехтерев авыл җирлеге — мәктәпне ремонтлау һәм спорт (тренажер) мәйданчыгы төзү;
-  Лекарево авыл җирлеге — спорт мәйданчыгы төзү һәм Лекарево мәктәбенең балалар бакчасы өчен бер өлешен реконструкцияләү.
Проектларның гомуми суммасы 600 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев