Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында беренче талпан тешләү очрагы апрельдә теркәлгән

Безнең якта иң киң таралганы булып аксод талпаны исәпләнә.

Бу турыда Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнарындагы «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» учреждениесенең баш табибы Максим Даровских хәбәр итте.

Безнең якта иң киң таралганы булып аксод талпаны исәпләнә. Талпаннардан йогышлы энцефалит һәм боррелиоз авырулары күчә. Йогышлы вирус энцефалиты — бик җитди вируслы авыру, ул үзәк нерв системасын зарарлый, гариплеккә, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Шуңа да, җылы көннәр башлану белән, бакчаларга, урманнарга, яр буйларына йөри башлаган кешеләргә саклык чараларын исләренә төшерәсе килә. Якындагы 2-2,5 айда талпаннар актив булырга мөмкин. Хәтердә тотыгыз: теләсә-кайсы авыруны, дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк.

Әгәр сезгә талпан кадалган икән, Нефтьчеләр проспекты, 57 адресы буенча урнашкан Алабуга үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тәнегездән талпанны алганнан соң, медиклар сезгә алга таба ничек дәваланасын өйрәтәчәк.

Максим Даровских территорияләрне эшкәртү кирәклеген ассызыклады.
— Бездә муниципаль контракт бар, анда талпаннардан эшкәртү урыннары билгеләнгән. Апрель аеннан зират, «Чебурашка» паркы, Александр бакчасы, Пионер паркы, Георгий паркы, «Гуляй» паркы, Алабуга шәһәрлеге, Шишкин буалары, Танай урманындагы чаңгы-роллер трассасы эшкәртелгән. Ял урынында ике мәртәбә эшкәртү каралган. Алга таба зур җәмгыяви чаралар уза торган территорияләр эшкәртеләчәк, беренче чиратта, бу Сабан туен үткәрү урынына кагыла, — диде Максим Даровских.

ТАЛПАННАРНЫҢ АКТИВЛЫК СЕЗОНЫ

Талпаннан мөстәкыйль рәвештә арынырга теләсәгез, моны дөрес эшләгез:
1 — талпан эләктергеч, пинцет, җеп ярдәмендә әкрен генә тартыгыз, талпанның авыз аппаратын өзеп калдыра күрмәгез;
2 — алган талпанны чиста контейнерга яисә төбенә суга чылатылган мамык яки марля кисәге салынган капкачлы савытка урнаштырыгыз;
3 — тешләнгән урынны һәм кулларны спиртлы антисептик белән эшкәртегез;
4 — шунда ук хастаханәнең кабул итү бүлегенә барыгыз, талпанны да үзегез белән алыгыз.

Талпаннар тешләмәсен өчен, катлаулы булмаган берничә кагыйдәне истә тоту һәм үтәү мөһим:

Киемгә эләккән талпан тәнгә берегә алмаслык итеп киенергә: куртка, күлмәк беләзекне кысып торган манжетлы, озын җиңле булсын, яка бөтенләй сәдәпләнсен, муен тирәли яулык бәйләп, аның очларын яка астына яшереп куярга кирәк. Капюшонлы кием уңайлы. Куртканың ас ягын чалбар эченә, чалбар балакларын носки яисә аяк киеме эченә тыгарга;

Талпаннарны һәм башка канэчкеч бөҗәкләрне куркыта торган репеллент, тәннең ачык урыннарын, киемне эшкәртә торган чаралардан файдаланыгыз;

Талпан юкмы дип, әледән-әле (10-15 минут саен) үз-үзегезне тикшереп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев