Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында ел башыннан суда бер бәхетсезлек очрагы килеп чыккан

Бу хакта атнаның «эшлекле сишәмбе»сендә Алабуга районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Николай Доронин сөйләде.

Алабуга районында ел башыннан суда бер бәхетсезлек очрагы килеп чыккан, 10 яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта атнаның «эшлекле сишәмбе»сендә Алабуга районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Николай Доронин сөйләде. Ул шулай ук суларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау кирәклеген искәртте.
— Апрель башында бер малай Юрашка суына егылып төшкән, чыга алмаган, икенче көнне аның гәүдәсен коткаручылар табып алып судан чыгарды. Вакыйганың сәбәбе, башкалары белән бер исәптән, өлкәннәр тарафыннан караучы булмау, — диде ул. 
1 июньнән 31 августка кадәр суларда кешеләр куркынычсызлыгы айлыгын үткәрү планлаштырыла. Аның барышында халык ял итә торган урыннарны карап йөриячәкләр, әңгәмә һәм инструктажлар үткәреләчәк. Балалар һәм яшүсмерләрнең су янында үзләрен ничек тотуларына махсус игътибар биреләчәк.
— Су коену өчен җиһазланмаган урыннарда (елга причалы, Криуша һәм Тойма елгалары, Шишкин буалары, шулай ук авыл җирләрендәге сулыклар) «Су коену тыела!» дип язылган аншлаглар куярга кирәк, — дип өстәде Николай Доронин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев