Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында пандемия башланганнан бирле коронавирус белән 172 кеше авырган

Соңгы атнада авыручылар теркәлмәгән.

Пандемия башланганнан бирле Алабуга районында коронавирус йоктыруның 172 очрагы ачыкланган. Соңгы атнада авыручылар теркәлмәгән.

19 объектта Алабуга Роспотребнадзор күрсәтмәсе бирелде. Бу хакта коронавирус йогышын профилактикалау штабына сылтама белән Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Соңгы атнада чит илләрдән алты кеше кайткан. Алар барысы да Covid-19га тест үткән. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзер чит илләрдән кайтучыларга тикшерүне ике тапкыр: кайтканнан соң 3 көн дәвамында һәм 5нче көнгә узарга кирәк.

Алда бәйрәм көннәре. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте эпидемиологик нормаларны үтәргә киңәш итә. 

Бәйрәм чараларында термометрия режимы гамәлдә булачак. Шулай ук ветераннар белән элемтәгә кергән затлар да игътибар белән күзәтеләчәк. Ябык биналарда битлек режимын үтәү саклана, бәйрәм вакытында ветераннарны социаль дистанцияне исәпкә алып үз урыннарына утыртачаклар, дип өстәде Алабуга Роспотребнадзор җитәкчесе Роза Салихова.

Коронавируслы авырулар госпиталендә 20 пациент дәвалана. Соңгы атнада ОРВИ белән 170 кеше, пневмония белән 33 кеше авырган. 

Узган атнада җәмәгать урыннарында маска режимын бозган өчен 140 беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев