Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Сабантуе программасы

Татар халкының милли бәйрәме иртәгә, 7 июньдә Шишкин буаларында үтәчәк. Ат чабышлары, көрәш һәм бәйге-концертлар программасы, аларның башлану вакыты белән сезне дә таныштырабыз.

Шәһәр ипподромында:

9.00 Ат чабышлары.

Шишкин буаларында:

10.00 Мәйданчыклар

"Милли ишегалды";

Сабан туеның милли йола уеннары;

"Россыпь талантов" ("Талантлар сибелеше") гомуми район конкурсы лауреатларының коцерты;

"Күңелле Сабантуй" балалар мәйданчыгы;

Балалар һәм ата-аналар өчен уеннар, конкурслар, күңел ачулар;

Балалар үзешчән сәнгать концерты;

Балалар һәм яшүсмерләр арасында милли көрәш.

Яшьләр спорт мәйданчыгы

"Яшьләр" стадионы

11.00 - 2014 елгы Сабантуйны тантаналы ачу;

Язгы чәчү батырларын хөрмәтләү;

"Мин яратам сине, Туган ягым" театральләштерелгән бию композициясе;

"Кентавр" ат спорт мәктәбенең конкурс чыгышы;

"2014 елның абсолют Батыры" исеменә милли көрәш;

спортта көч сынашу һәм милли йола уеннары;

"Сабантуй Сылуы - 2014" муниципаль ачык конкурсның финалы;

Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Агапов җитәкчелегендәге "Моңлы Чаллы" җыр театры концерт программасы;

шәһәр иҗат коллективлары катнашында концерт;

"Сабантуй 2014" җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы.

Шишкин буаларында

18.00-21.00 "Кичке уен" яшьләр кичке сабан туе

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте шәһәр иҗат коллективлары концерты;

Татарстан Республикасы артистларының гастроль концерт программасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев