Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды

Бәйгедә республиканың 5 район командасы катнашты.

Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды, дип хәбәр итә Алабуга мөхтәсибәте. 

Бәйгедә республиканың 5 районыннан: Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Сарман һәм Чирмешән командалары катнашты. Алабуга данын ярышта ике команда яклады. 

Барлык командалар да яхшы әзерлек күрсәтте. Беренче урын өчен көрәш аеруча киеренке барды. Нәтиҗәдә, Сарман командасы барлык көндәшләрен отып, беренчелекне яулады. 

Алабуганың мөселман командалары икенче һәм өченче урыннарга ия булды. Алабуга районы мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, әлеге уеннарны уздыру максаты — республикада яшәүче мөселман дуслар белән күрешү, кардәшлек җепләрен ныгыту. «Алабуга мөселман волейбол командасы төрле районнарга спорт ярышларына еш йөри. Үзебездә дә шундый мөмкинлек булгач, ярышларны үткәрү урыны табылгач, Алабугада да үткәрергә кирәк, дип карар кылдык», — дип ассызыклады ул. Катнашучыларга Алабуга мөхтәсибәте исеменнән кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев