Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга студентлары "Татар моңы- 2015" республика бәйгесендә катнашачак

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары "Татар моңы-2015" конкурсының республика этабында шәһәребезне тәкъдим итәчәк. Бәйгенең сайлап алу этабы җирле мәдәният йортында үтте.

Республика югарылыгына чыгу хокукы өчен Татарстанның өч районы - Мамадыш, Менделеевск һәм Алабуга вокалчылары көрәште. Алабуганы таныту өчен җирле мәдәният һәм сәнгать көллияте вокалчылары чыгыш ясады. Конкурста катнашу өчен барысы 25 гариза бирелгән булып чыкты.
Ярышта катнашучылар бер татар халык җыры һәм татар композиторларының бер әсәрен башкарырга тиеш иде. Вокалчыларны тыңлау "Ялгыз вокал", "Уен коралларында башкару", "Вокал һәм уен кораллары ансамбле", "Академик вокал" кебек номинацияләр буенча үтте.
"Татар моңы - 2015" конкурсының республика этабы октябрь азагында Казанда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев