Алабуга укучылары бу бәйрәмдә 1 көн генә ял итәчәк
Мәктәп укучыларының февраль бәйрәмнәре уздырылмый. Өч көн ял урынына балалар фәкать бер көн ял итәчәк.
Моның бөтен гаеплесе - укучыларның бер атнада күнегелгән алты көн буе шөгыльләнүе. Бу атнада балалар гадәттәгечә укыячак: дүшәмбедән шимбәгә кадәр. Ә инде шимбә һәрвакыт "эш көне" булганлыктан, әлеге ял көне дүшәмбегә күчерелми. Шуңа күрә 22 февральдә мәктәпкә барырга туры киләчәк, ә сишәмбе көн, ягъни 23 февраль, ял көне дип игълан ителгән.
Беренче сыйныф укучыларының дәресләр тәртибе башкача: алар, гадәттә, атнага биш көн генә укый. Тик беренче сыйныфлар бу атна шимбәсендә парта артына утырачак, ә дүшәмбе һәм сишәмбе көнне ял итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, өлкәннәр дә бу атнада шулай ук алты көн эшли, ә аннары 21, 22, 23 февральдә ял итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев