Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучылары ГТО тапшырырга әзерме?

Ил җитәкчелегенең ГТО кертүе кызыклы инициативаларның берсе. Мәктәп укучылары аңа әзерме, һәм нормативлар ничек тапшырыла, шул турыда без мәгариф идарәсе методисты Марат Вәлитовтан сорадык.

- Марат Вильевич, ГТО нормаларын керткәнгә кадәр, укучыларның спорт уңышлары ничек күзәтеп барылды?

- Яшь спортчыларның үз сәләтләрен күрсәтергә һәрвакыт киң мөмкинлек булды. Мәгариф идарәсе, гадәттәгечә, баскетбол, җиңел атлетика, чаңгы узышлары, спортлы ориентлашу буенча муниципаль ярышлар үткәрә. Быел, гыйнвар аеннан башлап, безнең шәһәр һәм авыл балалары 24 ярышта Татарстан Республикасы укучыларының 1 мәктәп Спартакиадасында катнашты. Моннан тыш, без Яшьләр эшләре идарәсе оештырган көч сынашуларда катнашабыз: бу футбол, йөзү, дартс, хәрби хәзерлек, "Көзге кросс", "Милләтләр кроссы", "Россия чаңгы юлы", "Яңа Кама" һәм "Алабуга нуры" газеталары призына җиңел атлетика эстафетасы һәм башкалар. Республика ярышларыннан: Советлар Союзы Герое Б. Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату, шулай ук генерал-майор Ф. Булатов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары.

- ГТОның беренче этабында мәктәп укучыларының нәтиҗәләре нинди?

- Бөтенроссия физик тәрбия һәм спорт комплексының көзге парадында 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Шуларның 75 проценты нормативларын алтын һәм көмеш билгеләргә тапшырды.

- Укучылар йөгерү, катнаш йөрү һәм сикерүләрдә үзләрен күрсәтте инде. Алда аларны нәрсә көтә?

- ГТОның кышкы нормаларына чаңгыда йөгерү, күтәрелү, гер ыргыту, пневматик винтовкадан яисә или электрон коралдан ату керә. Язын теннис тубын төбәп ату һәм спорт снарядын ераклыкка ыргыту, баскан килеш алга бөгелү, кросс, туристлык күнекмәләрен тикшерү өчен поход буенча күрсәткечләрне ачыклаячакбыз.

- Бүләкләү кайчан узачак?

- Хәзер ГТО нәтиҗәләрен исәпләү буенча документлар эшләнә. 2015 елның беренче кварталында таныклык һәм аерымлык билгеләрен раслау планлаштырыла. Май ахырында иң яхшы укучыларны бүләкли алырбыз, дип уйлыйм. Өлкәннәрнең ГТО нормативларын тапшыруы кайчан башлана һәм ничек үтәчәге турында киләсе саннарда укыгыз.

Розалия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев