Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучылары каникулга әзерләнә

Алабуга мәктәпләре укучыларының көзге каникул чоры быел бер атнага - 3еннән 9 ноябрьгә кадәр сузылачак.

Балаларның ял вакытын билгеләгәндә, Алабуга мәгариф учреждениеләре ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы тәкъдим итә торган хатка таяна. Бу документ каникулның бердәм календарен бастырып чыгарды.
Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, каникулны бердәм срокларда үткәрү балаларның оешкан ялы өчен шартлар тудыру һәм ял вакытында чаралар уздыруның бердәм планын тормышка ашыру максатларында, шулай ук ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгате буенча эшләнә. Шуңа да карамастан, кануннар нигезендә каникул сроклары турында карар кабул итүгә хокук элеккечә аерым алынган мәктәпләрнең администрациясе карамагында кала.
Шушы ук тәкъдим хатында Мәгариф министрлыгы башка каникулларны үткәрү срокларын да күрсәтә: Яңа елныкы - 29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, язгы каникуллар 23 еннән 31 мартка кадәр булачак. Җәйге каникуллар башлану мәктәпләрнең еллык календарь графигы һәм дәүләт йомгаклау комиссиясе имтиханнары тәртибе нигезендә билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев