Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга урамнарына исемнәр бирелде

«Гринландия» бистәсендә Сәүдәгәрләр, Нур Гали, Агачлык, Хыял, Захаров, ТАССРның 100 еллыгы һәм башка урамнар барлыкка киләчәк. 

Алабугада яңа урамнарга исемнәр бирелде. Мисалга, «Гринландия» бистәсендәге урамнар Сәүдәгәрләр, Нур Гали, Агачлык, Хыял, Захаров, ТАССРның 100 еллыгы исемнәрен йөртәчәк.

Күп балалы гаиләләр поселогы (4нче массив) Студеный ключ дип аталачак, ә аның урамнарын Байлык, Ихлас, Алмагач дип атаганнар. Төньяк микрорайонында Яшьлек, Кояшлы һәм Космонавтлар урамнары барлыкка киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында «Салым-Сервис» ФКУ урамнарның татар телле атамаларын федераль мәгълүмати адрес системасына кертүдән баш тарткан иде. Алабугада топонимик комиссия төзелде, аның әгъзалары әлеге баш тарту белән килешмәүләрен белдерде. Комиссия карары нигезендә, муниципалитет Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә баш тартуны аңлату үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шуннан соң гына эш кузгалды һәм урамнарның татар телле атамалары федераль мәгълүмати адреслы системага кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев