Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга ветераннары Җиңү көне алдыннан бүләкләр алды

Алабуга шәһәр Советы депутаты Вячеслав Ларионов яшь армиячеләр белән берлектә Бөек Ватан сугышында катнашучыларны котлады.

Бөек бәйрәмгә ике көн кала, Алабуга шәһәр Советы депутаты Вячеслав Ларионов яшь армиячеләр белән бергә ветераннар Мария Кузнецова, Шакир Әхмәдуллин һәм Евдокия Чувашова янында кунакта булды. 
Бөек Ватан сугышында катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышевтан бүләкләр тапшырды һәм ныклы сәламәтлек теләде.


— Хөрмәтле Мария Михайловна, татлы бүләктән тыш, мин сезгә «Без хәтерлибез» дигән китап бүләк итәргә телим. Барыгызны да хәтерлибез. Безнең буынны сөендереп, әле озак еллар яшәргә язсын. Сезгә сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр, — дип теләде Вячеслав Ларионов.
Без килгәндә, Шакир Әхмәдуллинның кулында безнең район газетасы иде. Ул район газетасының беренче битен аеруча зур дулкынлану белән карады. Анда — Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре. Алар нибары 17 һәм шуларның берсе — Шакир Шәфыйк улы.
— Көн буе карый. Газетаны китергәннән бирле, аны кулыннан төшерми, — диләр ветеранның туганнары.
Кунакларга ул бик сөенде. Шунда ук күкрәкләрендә орден-медальләр балкыган костюмын кия башлады.


— Сез илебезгә Җиңү алып килдегез, без сезнең Алабуга җирендә яшәвегез белән горурланабыз. Сезнең исән-сау булып, туганнарыгыз һәм якыннарыгызны сөендереп яшәвегез, үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торуыгыз белән горурланабыз, — диде Вячеслав Ларионов, ветеранга китап һәм татлы бүләк тапшырды.
Бу көнне котлау һәм бүләкләр алган тагын бер ветеран — Евдокия Чувашова.


— Яшь тормышлар ничек? — дип кызыксынды депутат. Евдокия Иван кызы тыйнак кына көлеп җибәрде. Менә ярты ел инде, аяклары йөрми башлагач, ул инвалид кәнәфиендә хәрәкәт итә. Тик күзләре элеккечә ут кебек яна. Евдокия Чувашова кунакларга шундый игътибар өчен рәхмәт белдерде.
Игътибар, кайгырту һәм аралашу, ә ветераннарга тагын нәрсә кирәк?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев