Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга янындагы М7 трассасында катафалк машинасы янып беткән

Хәрәкәт вакытында автомобильнең мотор бүлеме яна башлаган.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, кичә Хлыстово торак пункты янындагы юл читендә «ГАЗель» микроавтобусы януы турында хәбәр килгән. 
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр катафалк машинасы януын күргән. Микроавтобус йөртүчесе 25 яшьлек ир-ат хәрәкәт вакытында автомобильнең мотор бүлеме яна башлавын күргән. Шофер машинасын туктаткан, әмма янгынны үзе сүндерә алмаган.
Янгынны 10 минут эчендә сүндергәннәр. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән, ә менә ритуал хезмәт машинасы тулысынча янып беткән.
Транспорт чарасы системаларының, механизмнарының төзек булмавы янгын чыгу сәбәбе булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев