Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 14 балалар мәйданчыгы төзеләчәк

Быел Алабугада балалар мәйданчыклары салуның хосусый программасы старт ала.

Бу хакта гомумшәһәр киңәшмәсендә район башлыгы Геннадий Емельянов хәбәр итте. "Аларны урнаштыру урыннарын гына ачыклыйсы калды. Быел, ким дигәндә, ун балалар мәйданчыгы төзергә кирәк", - дип, башлык район башкарма комитеты җитәкчелегенә йөкләмә бирде.

Моннан тыш, быел шәһәрдә дүрт спорт мәйданчыгы төзүгә 8 миллион сумнан артык акча үзләштерү планлаштырыла.

- Пролетар урамы, 48, (9нчы мәктәп);

- Таҗи Гыйззәт урамы, 29, (үзәк стадион);

- Казан урамы, 91, (5нче мәктәп):

- Үзәк урам, 21 (Колосовка).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев