Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 180 беренче класс укучысына мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иттеләр

2 августтан 30 августка кадәр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үтте.

Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров әйтүенчә, быел беренче сыйныфта барлыгы 866 укучы укый. Аларның 108е ярдәмгә мохтаҗ бала. Мәктәп портфельләрен тапшыру 2 августта Спас ярминкәсе бәйрәмендә башланды. Бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән унҗиде укучы мәктәп кирәк-яраклары салынган ортопед сумка алды. Акция "Ишегалды бәйрәме" кысаларында 19 августтан 29 августка кадәр дәвам итеп, беренче сыйныф укучыларына уку өчен барлык кирәкле әйберләр бүләк ителде. Нәтиҗәдә беренче сыйныфның 180 укучысына һәм 2 - 11 сыйныфның 67 укучысына ярдәм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев