Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 2 кеше короновирус йоктырган 

Татарстанда кичә COVID-19 йоктыруның 96 очрагы ачыкланган. 

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 5, 18дән 30 яшькә кадәр — 14 , 30дан 50 яшькә кадәр — 28, 50дән 60 яшькә кадәр — 19, 60тан 70 яшькә кадәр — 20, 70тән 80 яшькә кадәр — 8, 80нән 90 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 44, Чаллыда — 14, Түбән Камада — 7, Әлмәт һәм Тукай районнарында — 4шәр, Югары Осланда — 3, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Мамадыш, Норлат, Саба һәм Чистай районнарында — 2шәр, Әлки, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Лениногорск һәм Яңа Чишмә районнарында берешәр кеше йоктырган.
15 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 11 693 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 251 кеше савыккан, узган тәүлектә — 92 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев