Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 3 меңгә якын кеше чаңгыга басты

14 февральдә Алабугада, бөтен илебездәге кебек, исәбе буенча 34нче тапкыр "Россия чаңгы юллары" үтте. Быел ул рекордлы сандагы катнашучыларны җыйды: 3 меңгә якын кеше чаңгыга басты!

Оештыручылар сүзләренчә, элеккеге еллардагыга караганда бу - ике тапкырга артыграк. Монда катнашучыларның һәммәсен район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов сәламләде. "Бүген инде күркәм традиция буенча без шушы матур спорт бәйрәменә җыелдык. Чаңгыда шуар, сәламәтлегебезне ныгытыр һәм кәефебезне күтәрер өчен урамда һава торышы да искиткеч! Шәхсән үземнең һәм район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән сезне шушы искиткеч матур бәйрәм белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, һәр эшегездә уңышлар телим! Әлбәттә, бүгенге көч сынашуларда чаңгыда иң оста йөрүче кешеләр җиңеп чыксын!"- диде ул үзенең сәламләү чыгышында.

Танайка урманындагы чыңгы-роллер трассасында узган күмәк төстә узышу бәйгесендә 50 предприятие һәм оешма вәкиле катнашты. Барлык катнашучылар өчен дистанция бертөсле иде: узышу 3 чакрымлы арада уздырылды. Ярышларда барлык теләүчеләр катнаша алды: арада һөнәри чаңгычылар да, һәвәскәрләр дә бар иде. Яшь буенча чикләүләр дә булмады.

Финишта чаңгыда узышуда көч сынашкан һәр катнашучыга да истәлеккә сувенирлар бирелде һәм аларның һәммәсен кәнфит белән чәй көтеп торды. "Россия чаңгы юллары - 2016"да тренер Сергей Трущинга "Сочида кышкы Олимпия һәм Параолимпия уеннарын әзерләүгә һәм уздыруга өлеш кертүе өчен" истәлек медале бирелде. Россия Президенты Владимир Путин исеменнән алабугалыга медальне Роман Исланов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев