Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 5 майдан янгынга каршы махсус режим кертелә

Бу режимны бозучыларны җитди штрафлар көтә.


Татарстанда 5еннән 20 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланган. Бу режимны бозучыларны җитди штрафлар көтә.

Бу көннәрдә корыган үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта (мангалда һәм учакларда) ризык әзерләү, пиротехника әйберләре куллану катгый тыела, дип хәбәр итә ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пресс-хезмәте.

Бу режимны бозучыларга карата административ штрафлар салыначак: гражданнарга - 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр; вазифаи затларга - 30 меңнән алып 40 мең сумга кадәр; юридик затларга исә - 200 мең сумнан алып 400 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев