Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 80 меңнән артык чәчәк утыртачаклар

Быелгы елда Алабуганы 80 мең тирәсе чәчәк бизәргә тиеш. Аларны 23 чәчәклеккә утыртачаклар. Аларның мәйданы 2482 квадрат метр тәшкил итәчәк. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы, төзекләндерү һәм торак фонды идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Калабызга барысы 12 төрдәге 24 сорттагы чәчәк ямь бирәчәк. Чәчәкләрне утыртуга бөтен акча җирле бюджеттан бүленгән.
Былтыргыларга өстәп, вертикаль яшелләндерүнең тагын 13 металл конструкциясен урнаштыру күздә тотыла. Ягъни барысы 25 металл конструкция булачак. Алар белән Шишкин буаларында, Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспектлары, башка урамнар тротуарлары буенча хозурланырга мөмкин булачак.
Чәчәклекләрне бизәү өчен, төргәкле газон һәм ылыслы куаклар кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев