Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың 9нчы мәктәбендә капиталь ремонт башланды

Ремонт республика программасы буенча тормышка ашырыла.

Алабугада республика программасы буенча 9нчы санлы урта мәктәптә капиталь ремонт башланды. Мондый мәгълүматны Алабуга муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте җиткерде.


Мәктәпне төзекләндерүгә республика бюджетыннан 26,4 миллион сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Район башлыгы Рөстәм Нуриев җирле бюджеттан тагын ун миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.


Капиталь ремонт кысаларында түбә, тәрәзә блоклары алмаштырылачак, индивидуаль җылылык пункты төзекләндереләчәк һәм бинаның фасады яңартылачак. Сүз уңаеннан, 180 тәрәзә блоклары алыштырылган инде. «Уку процессына комачауламас өчен, ял көннәрендә эшләргә тырышабыз», — ди эшчеләр.


Мәктәп директоры Валентина Скотарь сүзләренчә, бинаның фасадын ремонтлауга эшчеләр җәй көне керешәчәк.


Узган ел күзәтчелек органнары тарафыннан мәктәп төзелгән вакыттан бирле үткәрелмәгән ремонтны башкару турында күрсәтмәләр бирелде. Билгеләп үтик, 9нчы санлы мәктәп үз ишекләрен 1990нчы елның 2нче ноябрендә ача. 1990-1991нче елларда 496 укучы кабул ителә. Бүген биредә 1 мең 225 укучы белем ала. Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, алдагы елларда 8нче һәм 10нчы мәктәпләргә ремонт ясау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев