Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Адымнар» торак комплексы төзеләчәк

Комплекс белем бирү учреждениесе белән бер үк төсләрдә булачак. 

Алабуга районы һәм «Домкор» төзелеш компаниясе арасында килешү имзаланды, аның кысаларында 6 күпфатирлы йорт төзеләчәк. Аларның гомуми мәйданы 60 мең кв. метр тәшкил итәчәк. Бу хакта Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Йорт яны территориясе һәм төзекләндерү эшләре ишегалды ягыннан автотранспорт хәрәкәтенә юл куймаслык итеп каралган.

Йортлар 4-5 һәм Танайка микрорайоннарында барлыкка киләчәк. Бу югары комфортлы алты торак йорт булачак.

Шуларның берсе «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәктәбе белән 4-5 микрорайонында урнашачак. Ул белем бирү учреждениесе белән бер үк төсләрдә булачак.

Объектлар 2028 елга кадәр тапшырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев