Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада һава торышының үзгәрүе көтелә

Республиканың кайбер районнарында карлы яңгыр явачак, томан һәм бозлавык булачак, дип фаразлый гидрометеорология хезмәткәрләре.

Киләсе берничә көндә Алабугада һәм Татарстанда һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренә караганда, актив циклонның Урта Идел буена чыгуы белән бәйле рәвештә, бүген республика территориясендә карлы яңгыр явуы көтелә. Иртән аерым районнарда - томан, бозлавык. Төнлә температура 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, көндез 1-6 градуска кадәр җылы булачак.
15 ноябрьдә шулай ук карлы яңгыр, 15 м/с тизлектә җил, урыны белән буран булуы көтелә. Тәүлек дәвамында температура 1 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев