Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Бөек Ватан сугышында һәлак булучының туганнарын эзлиләр

Бөек Ватан сугышында Җиңү безгә бик кыйммәткә төште. Меңнәрчә кешеләрнең язмышы әле шушы көнгәчә ачыкланмаган килеш калып килә.

Һәлак булган сугышчылар җирләнгән урыннарда шушы вакытка тикле эзләү эшләре алып барыла.
ТР Президенты Аппаратына Ленинград өлкәсендә яшәүче Антонина Назаровадан мөрәҗәгать килеп төшә. Ханымның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган туганнарын табу. Солдатның исем-фамилиясе - Владимир Григорьевич Александров. Сугышчының Чуд күлендә 1942 елның 31 гыйнварында әсирлектә вафат булуы мәгълүм.

Владимир Григорьевич 1905 елның 22 июнендә Югары Ослан районының Каинки авылында туган. Үз гаиләсе белән Алабугада яшәгән. Аны сугышка 1941 елның 27 июнендә Алабуга районы хәрби комиссариатыннан алганнар. Тагын шул мәгълүм: сугышчының хатыны Мария Кузьминична Сергеева Алабуга шәһәрендә Гассар урамы,1 адресы буенча яшәгән.

Әлеге кешеләр яки аларның туган-тумачалары турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның һәммәсенең җавап бирүен үтенәбез. Элемтә өчен телефон: 7-86-79.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев