Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бер атна эчендә ике авыр җинаять кылынган

Мондый мәгълүматлар полициянең җирле бүлекчәсендә китерелде.

Узган атнада кизү бүлегенә 300 хәбәр килгән. Авыр һәм аеруча авыр төргә караган 2 җинаять теркәлгән. Беренчесе — җирле 62 яшьлек хатын-кызның 11 мең сумнан артык милкен урлау. Җинаять кылган өчен элек хөкем ителгәне булган 41 яшьлек зат тоткарланган. Икенче җинаять «Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты» схемасы буенча кылынган. Нәтиҗәдә, 78 яшьлек ир-ат, улына ярдәм итәргә теләп, алдакчылар күрсәткән кәрәзле телефон номерларына 370 мең сум акча күчергән.
Уртача һәм зур булмаган авырлыкта:
- 2 караклык: шуларның берсе — Нефтьчеләр проспекты буенча йорт подъездыннан велосипед урлау;
- 46 яшьлек алабугалының автомобиленә аңлы рәвештә зыян салу;
- сәламәтлеккә уртача авырлыкта зыян китерү.
Гаилә низаглары турында 23 хәбәр килгән. 654 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев