Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыруга әзерлек башланды

Быел Алабугада «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 31 ишегалды төзекләндереләчәк. Эшләр бу айда ук башланачак.

Ә алар башланганчы шәһәр Мәдәният сараенда алабугалыларны, подрядчы оешма, идарәче компания вәкилләрен һәм муниципаль хезмәткәрләрне программаны белән таныштырдылар.

«Безнең ишегалды» программасы республикада инде икенче ел гамәлгә ашырыла, әмма аның буенча сораулар әлегә кадәр барлыкка килә.

— Бүген без «Безнең ишегалды» программасы буенча укуларны башлап җибәрәбез, анда яшәүчеләр белән дөрес аралашу булдырабыз. Узган ел безнең районда 34 ишегалды төзекләндерелде, быел 31 ишегалдын яңарту планлаштырыла. Барлыгы 5 ел эчендә 200 ишегалды үзгәрәчәк, моның өчен без республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез, − диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.

«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалова билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашырганда берничә принцип исәпкә алына:

— комплекслы якын килү. Ишегалдын төзекләндерү схемасын эшләү вакытында аерым территория түгел, ә гомумән алганда, якын-тирәдәге мәйданчыклар һәм скверлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, тукталышлар, халыкның аларга ничек барып җитә алуы тикшерелә. Иң мөһиме — кешеләр өчен уңайлык;
— җәяүлеләр өстенлеге. Билгеле бер ишегалдын ремонтлау планы җәяүлеләр юлларын һәм тротуарларны исәпкә алып эшләнә;
— куркынычсызлык. Программага кергән һәр ишегалдында яңа яктырту баганалары куела, яки иске лампалар алыштырыла, бу исә тәүлекнең караңгы вакытында халык җәяү дә, автомобильдә дә тыныч кына йөри алсын өчен эшләнә.;
— парковка урыннарын тәртипкә китерү. Программаны тормышка ашыру парковка урыннары проблемасын хәл итмәячәк, ләкин булган территорияне максималь рәвештә кулланырга, парковка картасын булдырырга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, ишегалдын яшелләндерүгә дә зур игътибар биреләчәк. 
Программага 2014 елга кадәр төзелгән йортларның ишеллары гына керә ала. Әгәр ишегалды билгеле бер критерийларга туры килә һәм программада катнашучы була икән, анда түбәндәге эшләр башкарылачак: юллар һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру, яктырту баганалары һәм гамәлдәгеләрен яңарту, чүп контейнерлары өчен урыннарны төзекләндерү, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру. Шул ук вакытта җиһазлар җыелмасы һәр ишегалды өчен индивидуаль билгеләнә.
«Безнең ишегалды» программасы турында тулырак мәгълүматны dvor.tatar.сайтында табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев