Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бозлавыктан беренче зыян күрүчеләр бар

Шушы көннәрдә шәһәрдә 52 алабугалы бозлавыкта имгәнеп район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Салкыннар башлану һәм бозлавык барлыкка килү белән Алабуга имгәнүләр пунктына беренче зыян күрүчеләр мөрәҗәгать итә башлады.
22-23 октябрьдә район үзәк хастаханәсе мәгълүматлары нигезендә 52 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Шуларның 35 е - өлкәннәр, 17 се - балалар. Сынган урыннар белән килүчеләр 15 кеше булган һәм бәрелгән-күгәргән урыннар белән мөрәҗәгать итүчеләр 37 кеше теркәлгән.
Һава торышы мондый булганда медиклар үтә сак булырга, табаны тоташ булган аяк киеме кияргә, тайгак юлдан ашыкмыйча хәрәкәтләнергә, ә өлкән кешеләргә үтә зарур булмаганда өйдән бөтенләй чыкмаска киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев