Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бу җәйдә 10 яңа балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк

Алабугалылар үтенече буенча шәһәр башкарма комитетында балалар мәйданчыгына мохтаҗ ишегаллары ачыкланды.

Мәйданчыклар түбәндәге йорт ишегалларында урнашачак:

- Тынычлык проспекты, 43, 47/16, 49нчы йортлар ишегалды;

- Яшьләр урамы, 2, 4; Төзүчеләр урамы, 8, 8а, 8б, 10, 12нче йортлар ишегалды;

- Тынычлык урамы, 71; Интернациональ урам, 2а, Т.Гыйззәт урамы, 16, 18, 20нче йортлар ишегалды;

- Болгар урамы, 4; Чулман урамы, 7, 9нчы йортлар ишегалды;

- Әйләнеч шоссе буенча, 35, 37, 47, 49нчы йортлар ишегалды;

- Нечаев урамы, 15, 17нче йортлар ишегалды;

- Кооператив урамы, 1б, 1в, 1г йортлар ишегалды;

- Тукай урамы, 40нчы йорт ишегалды.

Барыбыз да яраткан "Чебурашка" мәйданчыгының язмышы шәһәрдә яшәүчеләрне генә түгел, район җитәкчелеген дә борчый. Арендалаучы берничә ел буе территорияне төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнмәгән. Биредәге аттракционнар балалар тормышына куркыныч тудырырлык хәлгә килгән. Быел алар моннан алыначак. Райбашкарма комитетында әйтүләренчә, киләсе елда мәйданчык парклар һәм скверларны үстерү программасы кысаларында үзгәртеләчәк.

Гөлшат СОЛТАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев