Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада булып киткән танылган экстрасенс вафат 

«Битва экстрасенсов» проектының җиденче сезоны финалисты Дилә Әбдрәшитова вафат булды.

«Битва экстрасенсов» проектының җиденче сезоны финалисты Дилә Әбдрәшитова вафат. 

Дилә Әбдрәшитова 13 март төнендә каты авырудан соң дөнья куйган. 

«Әбдрәшитова Дилә бүген төнлә авырудан соң вафат булды. Безнең өчен бу зур югалту», — диелгән экстрасенсның социаль челтәрдәге битендә. 

2019 елның ноябрь ахырында Диләнең ире — маг Арсун үлгән иде. 

Дилә һәм Арсун 2016 елның октябрендә безнең редакциядә булып киттеләр. Алар берничә тапкыр «Новая Кама» газетасына астрологик фаразлар бирделәр, Алабуганың киләчәген юрадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев