Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел 20 урамның юлы яңартылачак

Төзекләндерү эшләренә төрле программалар буенча 80 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Бу турыда шәһәр башкарма комитетында хәбәр итәләр. Шәһәр юллары төрле программа буенча төзекләндерелә. Мисалга, бүгенге көндә шәһәрнең биш урамында "Җәмәгать куллануы урыннарында юл эшләре" программасы буенча капиталь ремонт үткәрелә. Алабуганың Аэродром, Бакчалы, Тукай, Төзүчеләр, Чулман, Каенлы һәм Мәскәү урамнарындагы юллар да республика программасы буенча ипкә китерелә. Моннан тыш Икмәк шәһәрчегендә һәм Шишкин урамындагы юллар да ремонтланачак.

"Глававтодортранс" программасы белән беррәттән, "Танайка-2" микрорайонында һәм "Колосовка" мәхәлләсенең ике урамында юл эшләре башкарыла. Шулай итеп, бу җәйдә шәһәрнең 20 урамында яңа юл барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, Алабугада тагын бер программаны (бу юлы җирле) тормышка ашыру ниятләнә. "Әлеге программа буенча ишегалларында ремонт эшләрен башкаруны планлаштырабыз", - дип хәбәр итәләр шәһәр башкарма комитетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев