Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел 21 йортка капремонт ясалачак

Алар арасында районда урнашкан 4 йорт та бар. Аларда инде эш башланып китте.

Бу хакта ТКХ һәм төзелеш департаментында хәбәр иттеләр.

Алабугада торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы старт алды.

Быел Алабугада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау белән тендер откан «Стандартстрой» подряд оешмасы шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, төзелеш эшләре барышына контрольлек итәчәк һәм һәр йортка шулай дип аталган "энергия паспорты" төзиячәк компания дә ачыкланган.

«Йортларның энергия паспортларын төзеп, без аларның йомшак урыннарын табачакбыз. Без, җылылык тикшерүче прибор (тепловизор) ярдәмендә йортны "тикшереп карап", җылылыкның кайдан юкка чыгуын белә алачакбыз",- дип сөйли ТКХ департаменты директорының беренче урынбасары Ольга Михайлова. Капиталь ремонт барышында беренче чиратта басым йорт эче челтәрләрен ремонтлауга ясалачак. Бу дача-бакчачылык сезоны башлану белән, күп кенә шәһәр кешеләрен фатирларында тотып булмау белән бәйләнгән. Ә бу эшләрне башкару вакытында кайвакыт фатирларга да керергә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев