Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада чәчәкләр утырту дәвам итә

Быел шәһәрдә 200 мең чәчәк утырту планлаштырыла. 

Алабугада чәчәкләр утырту дәвам итә. Бүгенге көндә шәһәргә керү боҗрасында, һәйкәлләр һәм мемориаллар янында, шәһәрнең төп урамнары — Тынычлык проспекты, Нефтьчеләр проспекты, Яшьләр урамы, Т.Гыйззәт урамнарында, скверларда һәм Шишкин буалары районында чәчәкләр утыртылды, шәһәр проспектларында чәчәкле 86 вазон урнаштырылды. Якын арада Алабугада шәһәрнең 6 чәчәклегендә тагын 34 мең чәчәк утыртылачак.

Районның авыл җирлекләрендә дә 26 меңнән артык чәчәк утырту планлаштырыла. Шушы көннәрдә Морт авылы җирлегендә чәчәк утырту өмәсе узды. Хәзер Мәдәният йорты һәм обелиск янында бархатцы, лалә, астра, циния, петунья һәм сальвия чәчәкләре үсеп утыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев