Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Чыршы» операциясе башланды

Тикшерүчеләрнең сүзләренә караганда, бу чорда, 31 декабрьгә кадәр, алар патрульләрне көчәйтә.

Якындагы урманнан яшь нарат яки чыршы кисәсең икән, Яңа ел бүләге урынына җинаять срогы алырга мөмкин. Бу атнадан Россиядә «Чыршы» махсус операциясе башланды.
Алабуга урманчылыгы һәм полиция хезмәткәрләре белән бергә без урман массивына легаль булмаган урман кисүчеләрне эзләргә киттек.

Тикшерүчеләрнең сүзләренә караганда, бу чорда, 31 декабрьгә кадәр, алар патрульләрне көчәйтә, аеруча яшь агачлар үскән урында − нәкъ менә монда кешеләр чыршы хәзерләргә тырыша.

− Былтыр административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелде. Быел монда әлегә беркем дә юк. Узган елларда хокук бозучылар күбрәк иде. Көн саен диярлек тоттык, әмма хәзер барысы да законсыз киселгән агач өчен җитди җәза алачагын белә, — ди урманны саклау инженеры Алевтина Согорина.

Мониторинг өчен дүрт мобиль төркем булдырылган. Аларның берсе − ылыслы агачлар сату, икенчесе — аларны хәзерләү урыннарында эшләячәк. Ылыслы агачлар сатучыларның барысының да юл кәгазьләре, накладнойлары тикшерелә. Атна башында хокук бозулар ачыкланмаган, законсыз агач кисү билгеләре күзәтелмәгән.

− Законсыз рәвештә агач кисү факты ачыклаганда гаеплеләрне җинаять җаваплылыгына яки административ җаваплылыкка тартачаклар. Бу урман хуҗалыгына китерелгән зыян суммасына бәйле. Әгәр зыян биш мең сумнан артык булса, агачны кискән кеше җинаять җаваплылыгына тартылачак, ә биш мең сумнан ким булган очракта — административ җаваплылыкка, — дип йомгаклады сүзен Алевтина Согорина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев