Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Депутат сәгате» узды

22 декабрьдә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр Советы депутатлары белән очрашты.

− Без һәр округның паспорты булырга тиеш дигән карарга килдек. Нигездә, ул сайлаучыларның тәкъдимнәреннән һәм халыкның проблемаларыннан торачак. Шулай итеп, безгә төрле программалар, шул исәптән «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эш башкару, яктырту, спорт мәйданчыклары төзү буенча эшләү җиңелрәк булачак. Кайбер программалар әлегә расланмаган, әмма һәрхәлдә, район планнары булырга тиеш һәм боларны синхронлаштырырга кирәк, − диде район башлыгы.

Ул ассызыклаганча, электрон паспортта биш елга эш планнары һәм алабугалыларның сораулары чагылырга тиеш. Аларның беренчеләре шул ук көнне яңгырады.

Шулай итеп, «Голубой» бистәсендә яшәүчеләр үзәк канализацияне җайга салуларын сорады. Бу мәсьәлә инде эшкә алынды. Хәзер биредә яшәүчеләр белән 50гә 50 финанслау мөмкинлеге һәм бу эшне башкарачак подрядчыларны эзләү буенча фикер алышу бара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев