Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада дөньякүләм танылган виолончест Марк Дробинский чыгыш ясады

Алабуга кебек кечкенә шәһәрдә аның иҗатын тыңлый алу — чынга ашмастай хәл диярлек, әмма алабугалылар өчен шундый искиткеч мөмкинлек пәйда булды.

Марк Дробинскийны «виолончель демоны» дип атыйлар, бар дөньяның музыка сөючеләре аңа соклана. Бу атнада нәкъ менә шушы гаҗәеп талантлы кеше Алабугада чыгыш ясады. 
Музыкачы Франциядә яши, ләкин, иң яхшы залларда чыгыш ясап, дөнья буйлап йөри. Алабуга кебек кечкенә шәһәрдә аның иҗатын тыңлый алу — чынга ашмастай хәл диярлек, әмма алабугалылар өчен шундый искиткеч мөмкинлек пәйда булды.
Кунакны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул Алабуга белән Баку — Марк Дробинскийның туган шәһәре арасында охшашлык тапты. Безнең шәһәр дә шундый ук күпмилләтле һәм кунакчыл. Заманында ул бик күп танылган затларны һәм гади кешеләрне үзенә сыендырган. 
Музыкачы Алабугага берничә көнгә килгән һәм алабугалыларны иҗаты белән таныштырырга ризалашты.
− Ул бездә, музейларда һәм милли паркта йөреп, ял итәргә теләгән, һәм Рөстәм Мидхәт улы, әлбәттә инде, аның Алабугага килүен хуплады. Мин музыкантның безне сайлавына чиксез рәхмәтлемен. Марк белән сөйләшкәндә, Күргәзмәләр залында зур булмаган концерт куюын сорадым, ул каршы килмәде. Музей-ядкарьлек залларында бу традиция дәвам итсен иде, − диде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко.
Марк Дробинский Италия мастеры Карло Антонио Тестореның виолончелендә уйный, бу музыка коралы 1748 елда ясалган. Мәсәлән, француз шәһәре Лимонждагы басмаларның берсендә: «Тавыш могҗизасы, күз камаштырырлык техника, менә дигән интерпретация — һәм ул «гений» төшенчәсенә кул селти икән, димәк, шушы виолончель иясе турында сүз бара».
Очрашу вакытында Марк Дробинский өч әсәр башкарды, һәм тамашачылар аны тыңлап ләззәтләнде. Ахырда, аягүрә алкышладылар.
Дробинский әйтүенчә, биредә Марина Цветаеваның туфрагы сакланганга, ул Алабуга тарихын белә һәм шуңа күрә һәрчак безнең шәһәрдә булып кайтырга теләгән. 
− Сезнең шәһәрдә гүзәл кешеләр таптым, шуңа мин бәхетле. Бөтенесе музыка тыңлый, беркем дә йөткерми, телефоннан сөйләшми, бу бик сирәк күренеш, − дип фикерләрен уртаклашты Марк Дробинский.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев