Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Алабуга”да – дүрт яңа компания

"Алабуга" махсус икътисади зонасында эшләүче компания-резидентларның берсе инвестиция күләмен арттыруга рөхсәт алган да инде.

Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгының эксперт киңәшмәсе Рәсәйнең сәнәгать-производство махсус икътисади зоналарына инвестиция проекты күләме 7,5 миллиард сумлык яңа тугыз резидент кабул итте. Татарстанның "Алабуга" МИЗына шулай ук "Амитек", "НЦК-Алабуга", "ККТ-Синтез" һәм "Хухтамаки Фудсервис Алабуга" җитештерүче компанияләр керә. Моннан тыш, "Алабуга" зонасында эшләүче компания, проект инвестицияләрен арттыруга рөхсәт алган ике резидент исәбенә кергән.

Юу һәм чистарту әйберләре ясауга махсуслашкан Hayat Kimya төрек компаниясе инвестиция күләмен 1,9 миллиард сумнан 4 миллиардка кадәр арттырган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев