Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада “Джошкуноз Холдинг” төрек җитештерүчесенең беренче автоштамповка предприятиесе ачылды

"Алабуга" махсус икътисади зонасы территориясендә бүген Татарстанда чит ил җитештерүчесенең "Джошкуноз Алабуга" дип аталган беренче автоштамповка предприятиесен ачу тантанасы үтте.

Тантанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Төркиянең Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы, "Джошкуноз Холдинг" җәмгыятенең генераль координаторы Дженк Йоней, "Джошкуноз Алабуга" генераль директоры Эрдем Аджай, "Форд Соллерс Холдинг" президенты Тед Каннис, "Форд Соллерс Холдинг"ның беренче вице-премьеры Адель Ширинов катнашты.

Проект кысаларында 160 эш урыны булдырылган, бу заводта елына 40 мең тонна корыч куллану планлаштырыла.

"Джошкуноз Алабуга" заводы Ford автомобиле өчен штамповкалана торган детальләр (капот, түбә, кузовның ян-якларын) җитештерәчәк. Предприятие "Алабуга" махсус икътисади зонасында урнашкан Ford Sollers заводыннан 300 метр ераклыкта төзелгән. Бу Татарстандагы Ford Sollers заводларының җитештерү линиясенә детальләр китерү процессын сизелерлек җиңеләйтәчәк.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев