Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада эшче һөнәре буенча белгечләр әзерли башлыйлар

Шәһәрдә кулланма квалификацияләрнең күп функцияле үзәген ачарга булдылар. Бу үзәк политехник көллият биналарының берсендә урнашачак.

Хәзерге вакытта капиталь ремонт бара. Авария хәлендә булган бина тиздән танымаслык булып үзгәрәчәк, дип ышандыра монда эшләүче төзүчеләр. Бинаның түбәсен төзекләндерергә, идән һәм тәрәзәләрне алыштырырга кирәк, ә канализация һәм электр белән тәэмин итү системалары тулысынча алыштырылачак. Бүгенге көндә биредә идәннәрне сүтү эшләре ахырга якынлаша. Капиталь ремонтны август ае уртасында тәмамлау планлаштырыла.

Быел Татарстанда кулланма квалификацияләрнең күп функцияле үзәкләрен биш урында ачарга җыеналар.

Бу үзәкләрдә урта һөнәри белем бирү программасы буенча да, кыска вакытлы курсларда да эшче белгечләр әзерләнәчәк. Шулай итеп, быелдан башлап, Алабуга политехник көллияте сәнәгать предприятиеләре өчен элеккегә краганда күбрәк белгеч әзерли алачак. Ихтыяҗ зур, чөнки 2012 елда "Алабуга" махсус икътисадый

зонасы һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өчен көллият 500 белгеч әзерләсә, үткән елда бу күрсәткеч икеләтә диярлек артты.

Бүген махсус икътисадый зона предприятиеләренә төягеч йөртүчеләр, кузовлар рихтовкалаучы, электромонтерлар һәм металл эшкәртү буенча белгечләр кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев