Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл куелды

Ул шәһәрнең 1 нче мәктәбе янындагы мәйданда урнаштырылды. Бу Алабугада 24 нче скульптура.

Шәһәр башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, һәйкәлне ачу тантанасы май урталарында булыр дип фаразлана. 1 нче мәктәп территориясе төзекләндереләчәк, машина куя торган урын бетереләчәк. Алабугада бөек шагыйрь истәлегенә багышланган сквер булачагы турында инде узган елның февралендә үк язып чыккан идек. Ачылу да узган елның 26 апреленә планлаштырылды. Бронзадан коелган һәйкәлне Мәскәү сынчысы Владимир Демченко ясаган. Ул, шагыйрьнең характерын аңлау өчен, Камал театры артистлары башкаруында Габдулла Тукай шигырьләрен тыңлаган. Бу Алабугада 24 нче скульптура.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250