Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада гриппка каршы вакцинация ясау башланды

Табиблар планы буенча бу көздә 20 меңнән артык шәһәр һәм авыл халкына прививка ясалачак.

Прививка, иң беренче чиратта 60 яшьтән өлкәнрәк булганнарга, балаларга, укытучыларга, җәмәгать туклануы, медицина һәм транспорт хезмәткәрләренә, халык белән эшләүче оешма-предприятие хезмәткәрләренә, хроник авыруы булган кешеләргә ясала.

Прививка ясату грипп белән авыру ихтималын уртача ике тапкыр киметә. Аны йоктырган хәлдә дә авыру җиңелрәк үтә. Табиблар әйтүенчә, прививка ясатырга теләгән һәркем аны бушлай ясата ала, моның өчен бары тик каршылыклар булмау турында белешмә кирәк булачак. Моның өчен алабугалыларга үз участок табибына мөрәҗәгать итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев