Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшли башлады

АМР Советының кече залында Алабуга муниципаль районы хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсенең беренче утырышы үтте.

Берләшмә Татарстан Дәүләт Советының "Бердәм Россия" депутатлар фракциясе составында төзелде. Аның җитәкчесе - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстанда "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.
Аны төзү максаты - җәмгыять торышының заманча проблемаларына хатын-кыз карашының тагын да үлчәнгән һәм дәлилләнгән карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирүенә инану, шул исәптән законнар кабул итәрлек инициативаларны, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрне караган вакытта да. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы буенча районнарда да мондый берләшмәләр төзергә карар кылынды.
Шуңа күрә АМР Советы бинасында Алабуга районының хатын-кыз депутатлары җыелды. Ә алар бездә - 10 кеше. АМР башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина җитәкчелегендә алар беренче оештыру очрашуын уздырды.
Район берләшмәсе рәисе итеп бертавыштан Зөлфия Сөнгатуллина сайлап куелды. Үзенең чыгышында ул берләшмәнең анык эшләр белән шөгыльләнергә тиешлеген әйтеп үтте. Әлеге эшләр аннары законнар чыгара торган инициатива булырга да мөмкин.

Утырышта шулай ук оешманың беренче эш планнары билгеләнде һәм эшчәнлек юнәлешләре ачыкланды. Мәсәлән, эшкә җәмәгатьчелекне, эшмәкәрләр Советын тартырга карар кылынды. Районның социаль учреждениеләренә комиссия белән чыгуны да эш планына кертергә кирәк дип табылды. Киләсе очрашу алдагы елның гыйнвар аена билгеләнде. Аны шәһәрнең җәмәгать тәрбиячеләре белән берлектә уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев