Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Җиңү көненә әзерлек башланды

Май башында бөтен шәһәр буенча ветераннар портретлары төшерелгән билбордлар урнаштырылачак.

Шулай ук Алабуга урамнарында бәйрәм символикасы, флаглар урнаштырылачак һәм башка корылмалар барлыкка киләчәк. Күп фатирлы йортларны һәм тукталыш павильоннарын якты баннерлар бизәр дип көтелә. 

3 майдан башлап шәһәрдә көн саен диярлек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар уздыру планлаштырыла. Машиналарны хәрби тематикага иң яхшы бизәү буенча «Җиңүне каршылап» дип аталган муниципаль конкурс игълан ителде инде.

7 май көнне 11 сәгатьтә Советлар Союзы Герое Спирьков Семен Петровичның мемориаль тактасын ачу тантанасы була, 8 майда авыл җирлекләрендә тантаналы чаралар үткәреләчәк, шул ук көнне «Йөрәктән йөрәккә» дип аталган акция оештыру планлаштырыла. Аның кысаларында ветераннарны махсус агитбригада котлаячак.

Төп чаралар 9 майда узачак. Бәйрәм 9 сәгатьтә Хәтер мемориалына һәм тыл хезмәтчәннәренә куелган стелага чәчәкләр салудан башланачак. Шуннан соң 11 сәгатьтә стадионда тантаналы чара оештырыла. Тантананы, гадәттәгечә, бәйрәм парады ачып җибәрә, аннары «Җиңү кайтавазы» дип аталган театральләштерелгән тамаша булачак, ул 12.30 сәгатьтә тәмамлана. Алга таба бәйрәм мәдәният һәм сәнгать көллияте әзерләгән концерт программасы белән дәвам итәчәк. Шулай ук бу көнне 13.30 сәгатьтә стадионның төп экранында хәрби фильмнар трансляциясе оештыру каралган. 

Бәйрәм көнендә стадионда хәрби техника күргәзмәсе, хәрби чор инсталляциясе, мастер-класслар оештырылачак, солдат боткасын татып карарга мөмкин булачак. 
18 сәгатьтә кичке программа башлана. Аны шулай ук «Яшьләр» стадионында уздыру планлаштырыла. Биредә «Җиңү язы» 3 нче шәһәр хор музыкасы фестиваленең гала-концерты, «Союз» төркеменең концерт программасы булачак.
20.45 сәгатьтә «Хәтер шәме» акциясе старт ала. Җиңү бәйрәме салют белән 21.00 сәгатьтә тәмамланачак.

Бүгенге көндә Алабуга районында барлыгы 18 сугыш ветераны, 361 тыл хезмәтчәне һәм сугыш чоры балалары категориясенә керүче 3044 кеше яши. Гыйнвар-февраль айларында ведомствоара комиссия ветераннарның социаль-көнкүреш шартларын тикшерде. Аларның үтенече буенча өч ветеранга көнкүреш техникасы сатып алыначак, федераль социаль иминият фонды 9 ветеранга тернәкләндерү чаралары, дүртесенә санатор-курорт юлламасы бирәчәк. 
Һәр ветеран һәм әлеге категориягә керүчеләргә котлау открыткасы һәм азык-төлек җыелмасы, ә Бөек Ватан сугышы ветераннары тагын бишәр мең сум алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев