Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ике атнага кайнар су бетерелә

Сүндерүнең сәбәбе — җылылык челтәрләренә гидравлик сынаулар үткәрү.

17 майдан шәһәрдә кайнар су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу хакта Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесендә хәбәр иттеләр. Сүндерүнең сәбәбе — җылылык челтәрләренә гидравлик сынаулар үткәрү. Кайнар суны алабугалыларга 31 майда бирү күздә тотыла.

Ә менә 4 нче микрорайонда яшәүчеләрнең краннарында кайнар су 11 июньгә кадәр булмаячак. Бу Таҗи Гыйззәт урамында җылылык челтәре участогын ремонтлау белән бәйле, анда узган елның декабрендә җитди авария булган иде.

Ул вакытта йортларда җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү өзелгән иде. Исегезгә төшерәбез, җылылык трассасында авария 2020 елның 5 декабрендә булган иде. Ул вакытта шәһәребезнең 10 микрорайоны җылысыз калды. Авариячеләрнең оператив эшләре нәтиҗәсендә шәһәрнең 9 микрорайонына җылылык өч сәгатьтән соң бирелде. Авария тулысынча 6 декабрь иртәсендә бетерелде. Шул вакытта шәһәрнең 4нче микрорайонына да җылылык бирү яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев