Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кар чистарту техникасы өчен бокслар төзеләчәк 

Район башлыгы Рөстәм Нуриев шундый йөкләмә бирде.

Шәһәр планеркасында район башлыгы Рөстәм Нуриев кар чистарту техникасы өчен бокслар төзергә һәм территорияне асфальтларга кушты.

Быел кыш карга мул булды, шул сәбәпле кар чистарту техникасына эшсез торырга туры килми. Төзек булмаган машиналар урамда суыкта тора, шуңа күрә район башлыгы алар өчен махсус бокслар төзергә кушты.

— Сирәк очраклардан тыш, техника күләме җитәрлек, әмма аны ремонтлау процессын тиз арада югары дәрәҗәгә чыгарырга кирәк. Быел карны яхшырак чистарталар, ләкин әле тиешенчә түгел дип саныйм. Кар явып үткәннән соң тротуарларны 2-3 көннән соң гына чистартып бетерәләр, моны тизләтергә кирәк. Якын арада явачак кар безнең әзерлегебезне күрсәтергә тиеш, — диде Рөстәм Нуриев, һәм 1 февральдә ул техниканы ремонттан соң яңадан кабул итәчәге турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев